Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүчеләр лаеклы бүләкләр алды

Тәтештә стендка ату мәктәбендә РСФСРның атказанган тренеры Солтан Сөнгатулла улы Яруллин истәлегенә багышланган стендка ату буенча Россия Кубогының VII этабы узды.

 (Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары"). Ярыш нәтиҗәләре буенча яшьләр арасында “трап” күнегүендә (спорт резервы) Олег Пантюхин – 1нче урын, Сергей Панов – 2нче урын, Артем Щуров 3нче урынны яулап, җиңүче булды. Кызлар арасында “трап” күнегүендә (спорт резервы) Камилә Вәлиева 1нче урынны алды. Егетләрдән “скит” күнегүендә (спорт резервы) Егор Иванов – 1нче урын, Кирилл Кириллов 2нче булды. “Скит” күнегүендә (хатын-кызлар) Регина Шакирова – 2нче. “Трап” күнегүендә (хатын-кызлар) Алинә Әхәтова – 1нче. “Трап” күнегүендә Сергей Глухов 3нче урында. Спортчыларның тренеры – Александр Вавилов, Дмитрий Филиппов, Андрей Баранов, ­Альберт Бәдртдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев