Җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге
Ярышларда тәтеш район җыелма командасы да актив катнашты.
(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 18 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең Үзәк стадионы манежында республиканың иң көчле спортчылары җиңел атлетиканың төрле төрләре буенча чемпионат һәм беренчелек өчен көч сынаштылар.
Ярышларда Тәтеш район җыелма командасы да актив катнашты. Тәтешлеләр арасында ядрә ыргыту буенча Яна Михайлованың алтын медале, Венера Камалова беренчелегендә беренче урын һәм алтын медаль һәм Владимир Устимовның 3000 метрга йөгерүдә көмеш медале бар.
Балаларны һәм аларның тренерлары Рәшит Габдрахмановны һәм Анастасия Рипанованы чираттагы уңышлары белән котлыйбыз һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә яхшы чыгыш ясауларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев