Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңел атлетика кроссы узды

Ярышта 97 кеше катнашты.

(Тәтеш, 25 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Җиңү паркында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды.

Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар Спартакиадасы кысаларында уздырылган мәктәп укучылары арасында шимбә көнне җиңел атлетика буенча шәхси-команда беренчелеге булды. “Укучылар, малайлар арасындагы кебек, шулай ук кызлар арасында да, 500 һәм 1000 метр ераклыкка йөгерүдә дүрт яшь төрендә узышты”, – дип хәбәр итә спорт мәктәбе тренеры Рәшит Габдрахманов. 
Тәтештәге 2нче урта мәктәп җыелмасы беренче команда урынын яулады, Тәтештәге 1нче урта мәктәп – икенче, ­Тәтештәге татар урта мәктәбе укучылары өченче булды, шулай ук шәхси зачетта җиңүчеләр билгеләп үтелде.
Ярышта 97 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев