Спорт

“Кадетлар, алга!”

Тәтеш районы хәрби комиссариаты призына үткәрелгән спартакиадада 5 – 10нчы сыйныф кадетлары катнашты.

(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары»).  Кадет мәктәп-интернатында Әфганстаннан совет гас­кәрләре чыгарылуның 30 еллыгына һәм Ватанны сак­лаучылар көненә багышланган “Кадетлар, алга!” дип исемләнгән спартакиада узды.

Тәтеш районы хәрби комиссариаты призына үткәрелгән спартакиадада 5 – 10нчы сыйныф кадетлары катнашты. Алар сафка тезелеп йөрү әзерлегендә, автомат сүтеп-җыюда, противогаз киюдә һәм башка төрләрдә ярыштылар. Кадетлар хикәяләр һәм “Хәрби техника моделе” иҗади бәйге эшләрендә, “Минем туган ягым” викторинасында сынау үттеләр.

Спартакиада нәтиҗәләре буенча кече һәм олы төркемнәрдә җиңүчеләр, призерлар ачыкланды, иң яхшы шәхси һәм гомумкоманда нәтиҗәләре билгеләп үтелде.   


Нет комментариев