Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Спорт

Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә бадминтон буенча ТР шәхси-команда Беренчелеге узды

Анда Тәтешнең спорт мәктәбе укучылары да катнашты.

(Тәтеш, 12 апрель, “Тәтеш таңнары”). Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә бадминтон буенча ТР шәхси-команда Беренчелеге узды, анда Тәтешнең спорт мәктәбе укучылары да катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Дарья Зиновьева хатын-кызлар ялгыз разрядында җиңүче булды, хатын-кызлар парлы разрядында – икенче урынны, катнаш парлы разрядта өченче урынны алды.

Реклама

Софья Сергеева хатын-кызлар парлы разрядында – көмеш медаль һәм хатын-кызлар ялгыз разрядында бронза медаль яулады.

Татарстан беренчелеге ­нәтиҗә­ләре буенча Тәтеш районы командасына кергән яшь бадминтончылар Матвей Арсеньев, Эмиль Нуриев, Луиза Ми­негәрәва, Дарья Зиновьева өченче урынны алдылар. Спортчыларның тренерлары Руслан Таҗиев һәм Виктор Сергеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бадминтон