Команда медальләренә шәхсиләрне өстәделәр
Стендка ату буенча Россия яшүсмерләр командасы Беренчелеге һәм шәхси Бөтенроссия ярышлары Татарстан җыелмасы өчен уңышлы башланды.
(Тәтеш, 25 июль, "Тәтеш таңнары"). Стендка ату буенча Россия яшүсмерләр командасы Беренчелеге һәм шәхси Бөтенроссия ярышлары Татарстан җыелмасы өчен уңышлы башланды.
Геннадий Мамкин (тренеры Виктор Филиппов), Александр Железин һәм Никита Костягин (тренерлары Александр Вавилов) үсмерләр арасында “трап”та беренче булды. Яшьләр Мәскәү җыелмасының көмеш призерларыннан һәм Александр Лукоянов, Игнат Рыжов (тренерлары Виктор Филиппов), Дмитрий Вавилов (тренеры Александр Вавилов) составындагы Татарстанның икенче командасыннан өстен чыктылар. Нәтиҗәдә, чемпионнар өчлегеннән икесе команда медальләренә – шәхсине, Геннадий Мамкин – алтынны, Никита Костягин бронзаны өстәде. Шәхси ярыш нәтиҗәләре буенча тәтешле Алинә Әхәтова (тренеры Альберт Бәдртдинов) бронза яулады.
Яшүсмерләр Беренчелегендә өч катнаш дуэтта “микс”та траншея стендында Полина Князева һәм Геннадий Мамкин алтынга ия булды, ә Татьяна Саранская белән Никита Костягин көмеш алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев