Көрәшчеләр бүләкләнде
Спорт

Көрәшчеләр бүләкләнде

Виктория Хөсәенова турнирның көмеш призеры булды, Наталья Храменкова ярышларда бронза медаль яулады.

(Тәтеш, 9 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Гомельски өлкәсенең кара-каршы көрәш үзәгендә яшүсмерләр арасында СССРның атказанган спорт мастеры Сергей Смаль призына ирекле һәм грек-рим көрәше буенча XXVI Ачык халыкара турнир булды, анда Тәтешнең ирекле көрәшчеләре уңышка иреште. 

Виктория Хөсәенова турнирның көмеш призеры булды, Наталья Храменкова ярышларда бронза медаль яулады.
–  Мәртәбәле ярышларда Россиянең һәм Бело­руссиянең илкүләм җыелма әгъзалары катнашты, – дип хәбәр итте спортчыларның тренеры Сәгыйть Ибраһимов. – Безнең ирекле көрәшчеләребез лаек­лы чыгыш ясадылар, үз осталыкларын, техник-тактик әзерлекләрен күрсәттеләр. 
 


борьба

Нет комментариев