Күбрәк вакытыгызны хәрәкәт итеп үткәрегез
Аристотель: “Кешене озакка сузылган физик эшсезлек кебек башка бернәрсә дә фәкыйрьләндерә һәм юкка чыгара алмый”.
– Хәзерге дөньяда халыкның физик активлыгы кими бара: һәр дүртенче өлкән кеше җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәт итми. Бу безнең яшәү рәвешебез белән бәйле, бу физик активлык кимү өчен уңай шартлар тудыра: хәтта азык-төлеккә дә өйдән чыкмыйча заказ бирергә мөмкин. Әмма физик активлык безнең һәрберебезгә үзен яхшы хис итү өчен генә кирәк түгел, даими шөгыльләнүнең йөрәк-кан тамырлары авыруларын, симерү һәм 2нче типтагы шикәр чире үсеше куркынычын, шулай ук борчылу һәм депрессия билгеләрен киметү, фикер эшчәнлеген яхшыртуы белән исбатланган. – Күргәнебезчә, хәрәкәт итүнең уңай сәбәпләре шактый күп, ләкин күп кешеләр моны гадәтләнмәү, вакыт яки көч җитмәү аркасында эшләми. Исегездә тотыгыз, теләсә нинди активлык, аның булмавына караганда яхшырак, – дип мөрәҗәгать итә Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Виктория Мальцева.
Җәяү йөрү физик активлыкның иң гади һәм һәркем файдалана алырлык ысулларыннан санала. Йөгерү белән чагыштырганда аның каршылыклы күрсәтмәләре һәм чикләүләре күпкә азрак, һәм ул көчне әллә ни күп сарыф итмәсә дә, йөрү барыбер йөрәк-кан тамырлары системасын чыныктыра һәм кәефне күтәрә. Күнегүләр ясау шулай ук күп вакытны таләп итми һәм 10 – 15 минуттан да артмый, ә эш урынында күнегүләр 5 минуттан да артмаячак. Бу рух күтәренкелеге һәм көч өстәячәк. Әгәр дә күнегүләрне яхшы итеп ясарга вакыт җитмәсә, табиблар чәйнек кайнаган арада бер-ике күнегү ясап алырга киңәш итәләр, ә кайбер күнегүләрне хәтта утырып та ясап була.
Мобиль кушымталар сезнең ярдәмчеләрегез булырга мөмкин, чөнки алар сезнең озак утыруыгызны һәм сезгә хәрәкәтләнергә кирәклеген искә төшерү функциясе белән җиһазландырылган. Будильникны һәр сәгать саен хәбәр бирерлек итеп көйләргә була. Эштән туктап 5 минутлык тәнәфес ясап алыгыз, коридор буйлап йөрегез, күнегүләр ясагыз һәм сез үзегезне күтәренке рухта итеп хис итәрсез.
фото ЯИ ярдәмендә тупланган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев