“Россия чаңгы юлы”
Тәтеш районында “Россия чаңгы юлы” акциясендә үтте.
(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”).
“Россия чаңгы юлы” акциясендә Чуаш Чагылдымы һәм Татар Чагылдымында яшәүчеләр дә катнашты.
Авыл янәшәсендәге урман читендә Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чаңгычылар ярышы булды. Йөгерештә катнашучыларны Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов сәламләде. Соңыннан чаңгычылар мәдәният йортында тәмләп чәй эчте. Иң активлар грамоталар белән бүләкләнде. Яшь катнашучы – 5 яшьлек Роман, иң өлкәне – Николай Михайлов та игътибардан читтә калмады.
Байрашта чаңгы узышы башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде.
2020 ел Татарстан Республикасында ТАССР оешуның 100 еллыгы елы итеп игълан ителүен балаларның тагын бер тапкыр исләренә төшерделәр. Нәкъ тә шуңа күрә ераклыкка йөгерүне дә 2020 метр итеп билгеләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев