Казанда йөзү буенча “ПГУФКС һәм Т Ректоры Кубогы” Бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 27 субъектыннан 800 спортчы, шулай ук Көньяк Осетиядән спортчылар катнашты.
(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Станислав Строкин көмеш һәм бронза медаль яулады, Константин Привалов – көмеш, Дарья Грошева белән Динә Шәрәфетдинова бронза медальгә ия булдылар. Яшь йөзүчеләрнең тренеры Эльмира Мөхәммәтҗанова.
Тәтешнең җиңел атлетчылары Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышларыннан медальләр белән кайттылар.
Кирилл Николаев ядрә ыргытуда алтын медаль яулады, Виктория Чугунова шушы ук төрдәге ярышта кызлар арасында икенче урынны алды. Спортчыларның тренерлары Рәшит һәм Альберт Габдрахмановлар.
Нет комментариев