Спорт

“Свияга” ату комплексында ТР­ның пуля белән һәм стендка ату федерациясенең отчет конфе­рен­циясе узды

Татарстан спорт ми­нистрлыгының спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин чараның кунагы булды.

(Тәтеш, 30 март, “Тәтеш таңнары”).
Утырышны федерация президенты Сергей Демин ачты, ул республикада пуля белән һәм стендка атуның планлы үсешен билгеләп үтте.
Чара ахырында үткән спорт сезонын аеруча да тырышлык белән уздырган Татарстан мәргәнчеләрен, тренерларын һәм гади хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Ни аяныч, Россия җыелмасының әһәмиятле ярышлары һәм чаралары уңаеннан бүләкләү тантанасында уңышка ирешүчеләрнең барысы да катнаша алмады.

Безнең спортчылар Геннадий Мамкин, Александр Сахарнов, Кирилл Багров, Артем Щуров, Вероника Корсакова, Дарья Савельева, Сергей Панов пуля белән һәм стендка ату федерациясе дип­ломнары, истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.
Геннадий Мамкин белән Кирилл Багровка халыкара класслы спорт мастеры таныклыгы, Иулитта Егоровага Россиянең спорт мастеры таныклыгы, Анастасия Зиновьевага Бөтенроссия категориясендәге спорт судьясы таныклыгы тапшырылды. Григорий Аввакумов, Сергей Туганов ТР Спорт министрлыгы Рәхмәте белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев