Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды
Спорт

Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды

Тәтеш йөзүчеләре уңышлы чыгыш ясады.

(Тәтеш, 17 апрель, “Тәтеш таңнары”). 

14-15 апрельдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды.

Тәтеш йөзүчеләре уңышлы чыгыш ясады. Грошева Дарья 50,100,200 метрлы баттерфляй, 100 һәм 200 метрлы комплекслы йөзү дистанцияләрендә биш алтын медаль яулый. Привалов Константин 200 метрлы комплекслы йөзүдә алтын һәм 50, 100, 200 метрлы аркада, 100 метрлы комплекслы йөзүдә көмеш медальләре яулый. Михеева Анастасия 200 метрлы брасс белән алтын. Строкин Станислав ирекле стиль белән 100, 200, 400 метр дистанцияләрдә көмеш медальләр, ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә бронза медале яулый. Торгашева Дарина 400 метрлы комплекслы йөзүдә көмеш һәм 100 метрлы баттерфляйда бронза. Тренеры Эльмира Мөхәммәтҗанова.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев