Тәтеш спортчылары — җиңүчеләр
Спорт

Тәтеш спортчылары — җиңүчеләр

Ядрин шәһәренең чаңгы трассасы территориясендә җиңел атлетика буенча Чувашия Республикасының ачык беренчелеге узды.

Ярышларда Тәтеш районы спорт мәктәбенең җиңел атлетика бүлегендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

1000 метрга йөгерүдә үз яшь төркемнәрендә Таһир Багиев һәм Эмиль Чумарин җиңүчеләр булдылар.

Яшь җиңел атлетларның тренерлары - Рәшит һәм Альберт Габдрахмановлар.

Фотоларны Рәшит Габдрахманов тәкъдим итте


Нет комментариев