Тәтештә «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының муниципаль этабы узды
Спорт

Тәтештә «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының муниципаль этабы узды

Ярышларда 7 кыз командасы катнашты.

фото: Татар-информ 
2024 елның 26 гыйнварында «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары арасында «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының муниципаль этабы узды.  Ярышларда 7 кыз командасы катнашты.

Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1нче урын - Советлар Союзы Герое Ханжин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе; 2нче урын - Олы Шемәк урта гомуми белем бирү мәктәбе; 3нче урын - Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Җиңүче безнең районны ярышларның зона этабында күрсәтәчәк. 
 


Школьная волейбольная лига

Нет комментариев