Тәтештә мини-футбол буенча район ярышы узды
Спорт

Тәтештә мини-футбол буенча район ярышы узды

Анда 12 команда катнашты.

(Тәтеш, 16 январь, “Тәтеш таңнары”). Озак тәнәфестән соң бүген районыбыз оешмалары һәм предприятиеләре арасында мини-футбол буенча район ярышы узды, анда 12 команда катнашты.

Катнашучылар 6 команда буенча ике төркемгә бүленде. "А" төркемендә Тәтеш районы администрациясе, 133нче янгын часте, гражданнарны яклау көллияте, "НУР" агрофирмасы, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге (шәһәр һәм авыл мәктәпләренең физкультура укытучылары) һәм «Тәтештехпыяла» командалары уйнады. "В" төркемендә футболчылар - эксплуатация-газ хезмәте, Тәтеш РЭЧы, кадет мәктәп-интернаты, механика заводы, Тәтештәге спорт мәктәбе вәкилләре һәм Олы Шәмәк авылы спортчылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Үҗәт көрәш барышында беренчелекнең ярым финалына "А" төркеменнән көллият һәм "НУР" агрофирмасы спортчылары, ә "В" төркеменнән механика заводы һәм спорт мәктәбе вәкилләре чыкты.

Ярым финалда көллият вәкилләре спорт мәктәбе командасын 3:0 исәбенә отты, ә механика заводы командасы "НУР" агрофирмасы уенчыларының каршылыгын сындырды. III һәм I урыннар өчен көрәш бик киеренке булды. Спорт мәктәбе футболчылары "НУР" агрофирмасы командасын 4:3 исәбе белән җиңеп III урынны яулады.

Беренче урын өчен очрашу тигез исәп белән тәмамланды 2: 2. Җиңүчеләр матчтан соңгы пенальти сериясендә билгеләнделәр. Көллият футболчылары иң остасы булып чыктылар. Исәп 2:1. Турнир нәтиҗәләре буенча, иң яхшы капкачы дип Иван Рудих (гражданнарны яклау көллияте), Роман Шәмсетдинов (спорт мәктәбе) танылды, иң яхшы уенчы дип Рәхмәтуллин Эмиль (ТМЗ) танылды.

Тәтеш автомәктәбе начальнигы Александр Колсанов ярышларны уздыруда иганә ярдәме күрсәткән.

фото: tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев