Безнекеләрне бел
(Тәтеш, 9 декабрь, "Тәтеш таңнары). Казанда СССРның спорт мастеры Ш. Г. Ганиев истәлегенә узган ирекле көрәш буенча ачык турнирда яшь көрәшчеләр үз үлчәү авырлыкларында 4 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады. Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары Маргарита Ежкова, Замина Дуголева, Тимерлан Мифтахов, 2нче мәктәптән Валентина Лаврова Мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелде, икенчегә – Тәтештәге 2нче урта мәктәптән Татьяна Долгова белән Марсель Максимов, өченчегә – Милена Нойкина (2нче мәктәп), Наталья Всяких (1нче мәктәп), Виктория Похлебкина (Тәтештәге “Миләшкәй” балалар бакчасы).
Нет комментариев