Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәтешле V җәйге спартакиадасы җиңүчесе

Җиңү яуладылар

(Тәтеш, 25 август, "Тәтеш таннары"). 
Тәтешнең стендка ату мәктәбе укучысы Кирилл Багров стендка ату буенча Россия яшьләренең V җәйге спартакиадасы җиңүчесе дип танылды. 

– Россиянең төрле төбәкләреннән утыз көндәшем бар иде, спортчыларның барысы да – шактый көчлеләр. Җиңүемә бик шатмын, чөнки финалга чыгу авыр булды, һәркайсы да тигез атты. Финал башында минем барысы да бик үк яхшы килеп чыкмады, тик соңыннан мин үземне кулга алдым һәм барысы да тиешенчә килеп чыкты. Ярышлардан күңелдә бары тик уңай хис-кичерешләр калды! Җиңүгә тренерым Виктор Иванович Филипповның зур тырышлыгы ярдәмендә ирештем. Уртак хезмәтебез чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәсен китерде, – диде Кирилл Багров.

Тәтеш мәргәнчеләре Алинә Әхәтова һәм Кирилл Багров, Милена Видманова белән Артур Селюков Спартакиада нәтиҗәләре буенча “трап” күнегүендә (катнаш пар) бронза медаль яуладылар. Вероника Корсакова “скит” күнегүендә (катнаш пар) көмеш медальгә ия булды. Дмитрий Вавилов һәм Илья Кушагинга җиңүгә ирешү өчен аз гына җитмәде, алар дүртенче һәм бишенче урынны яуладылар. 
Спортчыларның тренерлары – Виктор Филиппов, Александр Вавилов, Андрей Кушагин, Александр Арсеньев, Альберт Бәдртдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев