Спортчыларның тренерлары – Альберт Бәдртдинов, Виктор Филиппов, Александр Вавилов һәм Дмитрий Филиппов.
(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таннары").
Тәтешнең стендка ату мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чираттагы мәртәбә Мактау пьедесталына күтәрелделәр. Санкт-Петербургта узучы стендка ату буенча Россия беренчелегендә “трап” күнегүендә Алинә Әхәтова – алтын, Кирилл Багров бронза медаль яулады.
Геннадий Мамкин “микс” төрендә беренче булды, Милена Видманова белән Артур Селюков – икенче урында.
Команда зачетында Алинә Әхәтова һәм Диана Вәлиуллинага, Геннадий Мамкин, Кирилл Багров һәм Никита Костягинга тиңнәр булмады: алар стендка ату буенча Россия беренчелегендә җиңүгә ирештеләр.
Спортчыларның тренерлары – Альберт Бәдртдинов, Виктор Филиппов, Александр Вавилов һәм Дмитрий Филиппов.
Нет комментариев