Тәтешлеләр Мактау пьедесталының барлык баскычын биләделәр
Россия Кубогының V этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан мәргәнчеләре активында барлыгы алты медаль бар.
(Тәтеш, 16 август, «Тәтеш таңнары»). Тәтешлеләр Курганда узган стендка ату буенча Россия Кубогының V этабында хатын-кызлар “скит”ында Мактау пьедесталының барлык баскычын биләделәр. Альбина Шакирова алтын медаль яулады, Ландыш Кварталова – көмеш, Светлана Демина бронза призер булды.
Россия Кубогының V этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан мәргәнчеләре активында барлыгы алты медаль бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев