Спорт

Тәтешлеләрнең уңышлары

Безнең якташыбыз, Тәтеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Анастасия Ильмусева яшүсмерләр арасында 1500 метрга йөгерүдә Россия берен­челегендә бишенче булды.


(Тәтеш, 10 июль, "Тәтеш таннары").

Безнең якташыбыз, Тәтеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Анастасия Ильмусева яшүсмерләр арасында 1500 метрга йөгерүдә Россия берен­челегендә бишенче булды. Ярышлар Уфада узды.

Тәтеш спортчылары җиңел атлетика буенча турнирда җиңү яулады. Ярышлар Буаның үзәк стадионында 29 июньдә башланды. Аларда 70 спортчы катнашты, шул исәптән безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә. Алар команда беренчелегендә дә җиңү яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар һәм кубок тапшырылды.
Спортчылар 800 һәм 1500 метрга йөгерүдә көч сынашты. Ярышлар берничә яшь категориясе буенча үткәрелде.
Анна Юдина һәм Роман Кравчук 800 метрга йөгерүдә беренче урынны алды. Җиңүчеләр арасында Татьяна Ханжина һәм Вадим Черемшанов, Карина Абашина да бар. Команда җиңүенә Варвара Танькова һәм Евгений Понедельников (2нче урын), Алинә Гарифуллина, Дамир Хөснетдинов, Виолетта Гудкова (3нче урын) зур өлеш керттеләр.
Алар алдында – республика беренчелеге. Тәтеш җиңел атлетчыларына һәм аларның тренерлары Рәшит Габдрахманов һәм Анастасия Рипановага яңа спорт казанышлары телик.
 


Нет комментариев