Спорт

Тәтешләр - ярыш нәтиҗәләре буенча команда зачетында өченче урынны алды

Татарстан Республикасы  муниципалитетларының 14 командасы арасында Тәтеш туристлары гомумкоманда зачетында мактаулы өченче урынны алды.

(Тәтеш, 5 июнь, “Тәтеш таңнары").Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасындагы балалар­га өстәмә белем бирү үзәгенең туристлар берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр командасы педагоглар Анна Осипова белән Дмитрий Никоноров җитәкчелегендә спорт туризмы (су дистанцияләре) буенча Татарстан Рес­публикасы Беренчелегендә катнашты, ул Яшел Үзәндә үтте.

Безнең команда ярыш нәтиҗәләре буенча команда зачетында өченче урынны алды, авыл зачетында – беренче.

Татарстан Республикасы  муниципалитетларының 14 командасы арасында Тәтеш туристлары гомумкоманда зачетында мактаулы өченче урынны алды.

Су дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеген оештыруда һәм уздыруда шәхси өлеш керткәне өчен команда җитәкчесе Анна Осиповага “Мәктәптән тыш республика үзәге” БС ДБУ директоры Рәхмәте тапшырылды.   


 


Нет комментариев