Тәтеш муниципаль районының шахмат буенча турниры нәтиҗәсендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
(Тәтеш, 29 июль, «Тәтеш таңнары», фото Алсу Җиһаншина). 14 яшькә кадәрге малайлар арасында Георгий Ерусланов беренче урынны алды, икенче – Дмитрий Цветков, өченче – Роберт Кучин.
Кызлар арасында әлеге яшь категориясендә Снежана Ахтонова җиңүче дип танылды, Азалия Матиева көмеш призер булды, бронза – Нәфисә Фәтхлисламовада.
Турнирда ир-егетләр арасында Сергей Ермошкин алдынгылыкта, көмеш – Фарук Нәфиевта, ә бронзаны Мөбин Әхмәтов алды.
Хатын-кызлар арасында алтын медальне Рушания Цветкова яулады.
Биш яшьлек Артем Есин турнирның иң яшь катнашучысы булды.
Нет комментариев