Тәтештә көчлеләр җиңде
Узган шимбәдә Тәтештә тәүге тапкыр Кубок Федерациясенә көрәш буенча Татарстан РеспубликасынУзган шимбәдә Тәтештә тәүге тапкыр Кубок Федерациясенә көрәш буенча Татарстан Республикасының команда Беренчелеге узды.ың команда Беренчелеге узды.
(Тәтеш, 2 октябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотолары)). “Барс” спорт сәламәтләндерү комплексы базасында үткән ярышларда 2000-2001 елларда туган 400дән күбрәк спортчы катнашты.
Шәһәребезгә билбау көрәшендә үз осталыкларын күрсәтергә Татарстанның 37 муниципаль берәмлегеннән батырлар җыелды. Үсмерләр ике келәмдә дүрт үлчәү авырлыгында көч сынашты.
Чараны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Ул көчле һәм ихтыярлы спортчыларның батырлыгына соклануын белдерде һәм аларның яңа һөнәри югарылыкларга ирешүләрен теләде. Районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашучыларны кунакчыл Тәтеш җирендә сәламләп, һәркайсын спорт бәйрәме белән тәбрикләде һәм чараның сәламәт яшәү рәвеше булдыруга, көрәш спортын киң җәелдерүгә гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Турнирның мәртәбәле кунаклары арасында Россиянең көрәш Федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов, МФК хөкемдарлар коллегиясе рәисе Ремис Илһамов, Татарстан һәм Россия чемпионы, дөнья чемпионы Ильяс Галимов, Идел буе зоналарының муниципаль районнары башлыклары һәм башкалар бар иде.
Спортчылар парадыннан һәм мәртәбәле кунакларның сәламләү сүзләреннән соң, кызу бил алышулар башланды. Ул күркәм, гаять күп хис-тойгылар уятырлык һәм шактый күп җыелган тамашачыларда, шулай ук катнашучыларның үзләрендә дә, көч биреп тору тәэсирләре тудырды. Залда спорт ярышларында була торган шау-шу хөкем сөрде, чөнки һәрбер спортчының җиңүе команда өчен бик әһәмиятле иде.
Кич белән җиңүчеләр билгеләнде. Алдынгылык Яр Чаллы шәһәреннән килгән спортчыларга насыйп булды. Федерация Кубогын алар “КАМАЗ”ның кече ватанына алып киттеләр. Мактау пьедесталының икенче баскычына Балтач районы көрәшчеләре күтәрелде. Безнең тәтешлеләр белән көрәшкән әлмәтлеләр Беренчелекнең бронза призеры булдылар.
Җиңүче командадагы үсмернең әтисе Дамир Хәйриев, үзе дә көрәш буенча ике тапкыр чемпион калган, улы Данил өчен җанатарга килгән. Ул Беренчелекне яхшы итеп оештырганнары, җылы итеп каршылаганнары өчен үзенең рәхмәтен белдерде. “Барысы да югары дәрәҗәдә узды!” – дип билгеләп үттеләр Чаллы тренерлары Илнур Хәйбуллин белән Илгиз Шәмсевәлиев, Тәтешкә кабат килү өметен белдереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев