Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Варвара Танькова Тәтештәге спорт мәктәбенең җиңел атлетика секциясендә алты елдан бирле шөгыльләнә

“Тәтеш таңнары” газетасы битләрендә без Тәтештәге яшь сәләт ияләре, үзләренең тренерлары ярдәмендә армый-талмый көч куючылар, максатчанлыклары, даими шөгыльләнүләре белән лаеклы бүләкләрен алучылар турында сөйләячәкбез.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Варвара Танькова Тә­тештәге спорт мәктә­бе­нең җиңел атлетика ­сек­циясендә алты елдан бирле шөгыльләнә.

– “Спортны ярату һәм сәламәт булу – модада” – бу минем шигарем. Спорт минем тормышымда бик зур мәгънәгә ия, – ди Варвара. – Спортка мәхәббәт миңа әти-әниләрдән күчте, дип саныйм. Кечкенә чагымда минем һәрвакытта беренче һәм башкаларга караганда яхшырак буласым килде. Әти-әнием мине күзәтеп барып, көндәшлекнең мине чыныктыра баруына игътибар иткәннәр. Һәм гаилә киңәшмәсендә мине Тәтеш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә шөгыльләнергә бирергә дигән карарга ­киленде.

Хәзер миңа 14 яшь, шу­ның 6 елын мин җиңел атлетика секциясенә йөрим. Тренерым – ТРның атказанган укытучысы, физик культура һәм спорт отличнигы Рәшит Габдрахманов булуы белән горурланам. Шушы вакыт эчендә җиңел атлетика минем өчен мавыгу гына түгел, ә җитди шөгыльгә әйләнде, мин аңа күп көч куям. Шулай да бу юкка түгел, чөнки минем өчен туганнарым, якыннарым, дусларым “җанаталар”, алар минем уңышка ирешәчәгемә ышаналар, ә бу гаять зур көч бирә. Шуңа күрә, үземнең нәтиҗәне яхшырту һәм тагын да югарырак үрләргә ирешү өчен, тагын да тырышыбрак шөгыльләнәсе килә. Башка спортчыларны ерак­лыкка узып киткәндә яки яңа рекорд куйганда тирән тәэсирләр һәм дулкынлану хисләре кичерәсең! Спорт белән шөгыльләнү үзеңне төз, нәфис итеп тотарга, рух һәм ихтыяр көчен үстерергә мөмкинлек бирә.

2017 елның декабрендә мине “Спорт йолдызы” номинациясендә район башлыгы Рәхмәте белән бүләкләделәр. Әти-әниемнең күзләрендә ничек итеп горурлык хис­ләре балкыды! Алар­ның уңышларыма булган мөнәсәбәте мине илһамландыра. Планда – яңа җиңүләр һәм рекордка ирешүләр. Күптән түгел Бөтенроссия ярышларында булдык. 15 кешедән торган йөгерештә мин җиденче булып килдем, шулай да вакыт буенча мин яңа шәхси рекорд куйдым. Һәм иң яхшылар унлыгына кердем. Сез миннән, һәрвакытта шундый уңышлар яулыйсызмы, дип сорарсыз, мөгаен. Юк! Берәр нәрсә барып чыкмаса, үземнең күңел кичерешләремә ирек биргән һәм елаган вакытлар да була, ләкин әти-әни минем спорт рухын ничек күтәрергә кирәклеген белә.

Җиңел атлетиканы ярату Рәшит Рәхимовичның һәр баланы аңлый белүеннән дә тора дип саныйм, күнегүләр спортзалда, саф һавада уза, җәен походларга барабыз, бер-беребезне туган көн белән котлыйбыз. Безнең җиңел атлетика командасы бер гаилә кебек, ә мондый җылылык хөкем сөргәндә, аннан китәсе киләме соң инде? Юк, әлбәттә! Мин ышанам – үземнең әлегә зур булмаган медальләр тартмачыгын тулыландырачакмын.     

Спорт – ул сәламәтлек. Минем сәламәт буласым килә. Танышларым болай диләр: “Син нигә дип йөгерәсең, бик тә тырышасың, бөтен көчеңне сарыф итәсең?”. Әйтем белән җавап бирәм: “Әгәр сәламәт вакытта йөгермәсәң, авыргач йөгерергә туры киләчәк!”   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев