“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында узган чарада районның уку йортларыннан унике команда катнашты.
(Тәтеш, 10 декабрь, "Тәтеш таңнары. Юлия Калинина, фото Ксения Обидина тәкъдим итте.
Тәтештә “Наркотикларга каршы спорт” ел саен үткәрелә торган Республика фестивале кысаларында “Җиңү волонтерлары. #75 адым” Спартакиадасы узды.
Тантаналы ачышта “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Азат Идрисов һәм “Батырлык” үсмерләр клубының педагог-оештыручысы Ксения Обидина чыгыш ясады.
“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында узган чарада районның уку йортларыннан унике команда катнашты. Балалар Бөек Ватан сугышының тарихын белүләрен күрсәттеләр, күп төр спорт ярышларында: аркан тартышуда, алкага туп ыргытуда, озынлыкка сикерүдә көчләрен сынадылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Тәтешнең 1нче урта мәктәптән “Вымпел” командасы җиңде, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте егетләре икенче булды, кадет мәктәп-интернаты шәкертләре алардан беразга калышып, алдынгылар өчлегенә керде.
“Мондый чара безнең районда беренче тапкыр уздырылды. Аның максаты – яшьләрнең мөмкин кадәр күбрәген сәламәт яшәү рәвешенә һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү”, – дип уртаклашты “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бүлегенең райондагы координаторы Ксения Обидина.
Нет комментариев