---------
(Тәтеш, 25 ноябрь, "Тәтеш таңнары). Якташыбыз тарихта беренче тапкыр пара-стендка ату буенча Россия һәм Италия җыелмаларының иптәшләрчә матчында җиңү яулады.
Италиядә узган турнир катнаш команданың җиңүе белән тәмамланды, аны Тәтеш спортчысы Александр Сахарнов (тренеры Виталий Вахтуров) һәм Италиядән пара-стендка ату буенча дөнья вице-чемпионы Саверио Кучити тәкъдим итте.
Нет комментариев