Спорт

Яшь көрәшчеләрнең казанышлары

Тәтештәге спорт мәк­тәбе шә­кертләре районга Яңа ел бү­­ләге ясады.

(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Наталья Хра­­менкова Санкт-Пе­тер­бургта узган ирекле көрәш буенча ачык яңа ел турнирында алтын медаль яулады.

СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Владимир Ильич Чарков истәлегенә Хакасиядә узган егерме бер яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында Виктория Хөсәенова беренче урынны яулады. Абаканда 18 һәм 19 де­кабрьдә узган ярышларда Хакасия Республикасыннан, Тыва Республикасыннан, Красноярски краеннан, Кемерово өлкәсеннән, Новосибирски өлкәсеннән, Иркутски өлкәсеннән, Саха (Якутия) Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан 175 спортчы катнашкан. Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге ярышлар 2021 елга РФ Спорт министрлыгының төбәкара, Бөтенроссия һәм халыкара физкультура чараларының, спорт чараларының бердәм календарь планына кергән. Спортчылар әлеге ярыш­ларда җиңү яулап, “Россиянең спорт мастеры” дигән спорт исеме алуга дәгъва итә алалар.

Дүрт тапкыр Европа чемпионы булган, атказанган спорт мастеры Елена Егошина призына хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча ел саен үткәрелә торган турнирда Ксения Семенова көмеш медаль яулады. Рания Рахманова бронза медальгә лаек булды. Ярышлар Мәскәүдә узды.

Казанда узган спорт кө­рәше буенча балалар фес­тивалендә Татьяна Долгова, Виктория Тайманова, Замина Дугалева үз үлчәү авырлыгында җиңүгә ирештеләр. Дарья Мартынова белән Евгений Кулагин – 2нче урынны, Илья Платонов 3нче урынны алды.
Көрәшчеләрнең тренеры Сәгыйть Ибра­һимов. 
 


Нет комментариев