Яшь йөзүче йөздән күбрәк медаль яулаган
Тәтештәге спорт мәктәбе шәкерте Константин Приваловның йөзүдәге җиңүләре турындагы мәгълүматлар гәҗитебез битләрендә һәрдаим басылып тора.
(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Йөзүгә Константин 6 яшендә, “Барс” спорт комплексында бассейн ачылгач ук йөри башлаган. Ул бүгенге көндә бишенче сыйныфта укый, спорт белән җитди итеп шөгыльләнә, ә аның бүләкләр җыелмасында төрле дәрәҗәдәге 105 медаль исәпләнә!
Аркада һәм баттерфляй йзүдә иң күп уңышларга ирешә.“Мин тренер Эльмира Дамир кызы Мөхәммәтҗановада шөгыльләнәм. Ә әти-әнием мине төрле шәһәрләргә ярышларга алып йөриләр, спорт лагерьләренә җыеннарга җибәрәләр. Шулай да яхшы йөзәр өчен, әле тагын физкультура белән дә шөгыльләнергә кирәк”, – ди Константин. Иң беренче медаль – бронзаны, ул 2016 елда Яшел Үзәндә узган ярышларда яулаган, беренче алтынны – 2018 елда Пензада. Константин белдергәнчә, танылган йөзүче булыр өчен, ул киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнергә тели.
фотосы Константин Приваловның архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев