Яшь йөзүчедә тагын берничә медаль
Саранскида узган йөзү буенча “Алтын Алка кубогы” төбәкара ярышларда Тәтеш спорт мәктәбе шәкерте Константин Привалов алтын, көмеш, бронза медальләр яулады.
(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Константин Привалов 50 метрга аркада йөзүдә беренче булды һәм алтын яулады, 100 метрга аркада йөзүдә – көмеш, 800 метр дистанциядә ирекле стиль белән, 400 метр комплекслы йөзүдә, 100 метр ирекле стиль белән, 50 метр баттерфляй белән йөзүдә бронза медальләр алды. Шулай ук Константин Мәскәү һәм Тула җыелма командалары составында 4 тапкыр 100 метрлы катнаш эстафетада алтын медаль яулады.
Дарина Торгашева, Кристина Привалова һәм Анастасия Михеева яхшы нәтиҗә күрсәттеләр, алар 5-6нчы урыннарны яуладылар.
Балаларның тренеры Э. Д. Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев