Казанда, “Буревестник” спорт комплексында, йөзү буенча “Идел буе” Балалар Йөзү Лигасы Бөтенроссия ярышлары үтте.
(Тәтеш, 10 февраль, «Тәтеш таңнары»). Казанда, “Буревестник” спорт комплексында, йөзү буенча “Идел буе” Балалар Йөзү Лигасы Бөтенроссия ярышлары үтте, анда 800дән күбрәк спортчы катнашты.
Җыелган очколар суммасы буенча Константин Привалов һәм Дарина Торгашова күп төр ярышта беренче урынны алдылар. Константин Привалов шәхси зачетта 50 метр ераклыкка, 100 метр һәм 200 метр аркада йөзүдә – өч алтын медаль, 50 метр һәм 100 метр ераклыкка баттерфляй йөзүдә ике алтын медаль алды. Дарина Торгашова 50 метр һәм 100 метр ераклыкка баттерфляй йөзүдә югары пробалы – ике медаль, 200 метрга баттерфляй йөзүдә көмеш медаль яулады. Балаларның тренеры Эльмира Мөхәммәтҗанова.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев