Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Келәш мәдәният йортында музей эшли

Бүген сезне Келәш мәдәният йортында урнашкан авыл китапханәсе каршында эшләүче музеебыз белән таныштырам.

(Тәтеш, 7 май, "Тәтеш таңнары", Гөлчәчәк Галимова, автор фотолары). Бүген сезне Келәш мәдәният йортында урнашкан авыл китапханәсе каршында эшләүче музеебыз белән таныштырам. Ул 1985 нче елда колхоз рәисе Ибраһим Вәли улы Садыйков идеясе һәм матди ярдәме һәм 40 ел стажлы китапханәче Луиза Тимерхан кызы Нәбиуллина һәм мәктәп коллективы тырышлыгы белән оештырылды. Ул елны музей аерым бинада Вәлиәхмәт бай йортында Җиңүнең 45 еллыгын бәйрәм иткәндә ачылган иде. !986 нчы елда мәдәният йортына күчерелде. Гаҗәп экспонатларга, истәлекле фотоларга, документларга бай ул. Кемнәр генә кунакта булмады анда, нинди генә очрашулар, чаралар үткәрелмәде! Өлкәннәр музейда яшьлек хатирәләренә бирелсәләр, яшьләр ата- бабаларының үткән юлы, авылыбыз тарихы белән танышалар. Үткәнен белмәгәннәрнең киләчәге юк, диләр. Тарихыбызны барлап, үткәннәрне онытмыйча киләчәккә карап яшик!

 

#авылымгүзәллеге
#ТәтешрайоныКеләшавылы
#100елТАССР
#ГөлчәчәкГалимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев