Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Музейга - 100 ел

Музейга 1985 елның 3 сентябреннән 2010 елның 22 декабренә кадәр Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Н. Г. Панягина җитәкчелек итә, “ул, әйтерсең лә, музей хезмәткәре булырга туган” (Л. Г. Вәлиева, “Үткәннәр битен актарып”).

(Тәтеш, 15 апрель, «Тәтеш таңнары») Ул музейда 25 ел хезмәт куйган беренче директор булып тора. “Нина Григорьевна килгәннән бирле фонд ел саен мең ярым әйбергә тулылана башлады, ел саен өч-биш күргәзмә оештырылды, барлык төр кешеләр белән дифференцияле белем бирү эшләре алып барылды. Музейга килүчеләрнең саны бер елда ун мең кешегә җитте” (Л. Г. Вәлиева, “Үткәннәр битен актарып”, Казан, 2005 ел, 337нче бит). Бушаган күрше фатир хисабына музей нәкъ тә шушы елларда өстәмә 54 квадрат метр мәйдан алган, анда ике бүлмәдә музей фондын саклау урнаштырылган, музей әйберләрен төрләре буенча урнаштыру өчен тимер киштәләр сатып алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев