Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Нәселеңне өйрәнеп

Тәтеш татар урта мәктәбе укучысы Алсу Заһретдинова – ТР Дәүләт архивы тарафыннан уздырылган “Минем шәҗәрә” генеалогик тикшерү бәйгесендә катнашучы.

(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары",Елена Викторова, фото Заһретдиновларның гаилә архивыннан ). Тәтеш татар урта мәктәбе укучысы Алсу Заһретдинова – ТР Дәүләт архивы тарафыннан уздырылган “Минем шәҗәрә” генеалогик тикшерү бәйгесендә катнашучы.

Быел ул 11нче сыйныфны тәмамлый, барлык фәннәрдән өлгереше яхшы, әмма аңа тарих аеруча да ошый. “Тарихны белгән кеше – барысын да белә, дип саныйм. Борынгы бабаларым кемнәр икәнлеге, нәрсә белән шөгыльләнүләре һәм аларның исемнәре ничек булуын балачактан ук беләсем килә иде. Мәктәптә “Минем шәҗәрә” бәйгесе уздырылу турында игълан ителгәч, бик сөендем һәм бу минем өчен зур, җитди хезмәтне башларга сәбәп булуын аңладым”, – ди Алсу.

Тикшерү барышында мәктәп укучысы Вәлиевләр нәселенең тугызынчы буын дәвамчысы булып торуын ачыклый. Кыз әйтүенчә, Зур Әтрәчтә яшәүче бабасы Мөнир Вәлиев шәҗәрә төзүгә, нәселләрен өйрәнүгә һәм саклауга зур өлеш керткән, район башкарма комитеты архив бүлеге начальнигы Фәһимә Хәлилова ярдәмендә кайбер архив мәгълүматларын табарга насыйп булган. “Әнием Ләйлә белән апам Миләүшә минем белән хатирәләрен уртак­лаштылар, шәҗәрә агачын төзергә ярдәм иттеләр. Безнең гаилә архивында Бөек Ватан сугышында катнашкан Бәдретдин бабайның фоторәсемнәре, бүләкләре, документлары бар. Мин алар белән горурланам. Шәҗәрә төзегәндә кыенлык­лар да килеп чыкты, әлбәттә. Эш шунда ки, бабаларымның берсе үз әтисенең исемен  фамилия сыйфатында алган. Бу мине аптырашта калдырды, ләкин, Мөнир бабаем кебек кеше булганда, мәшәкатьләрне тиз генә хәл итәргә мөмкин”, – дип ­сөйли Алсу.

Мәктәп укучысы инде зур эш башкарган һәм ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый. Аның нияте – бабалары турында китап язу. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев