Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Район “Сельхозтехника”сы елъязмасы (саны 6)

Тәтеш “Сельхозтехника”сының элекке җитәкчесе Юрий Мөхәммәтшинның хатирәләренә нигезләнеп язылган мәкаләне бастыруны тәмамлыйбыз.

(Тәтеш, 2 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров). Өч йөздән күбрәк кешедән торган бердәм коллективны да “Сельхозтехника” җитәкчелеге казанышларының берсе дип әйтергә мөмкин. Юрий Сәитович фикеренчә, бу иҗтимагый оешмалар белән бергәләп эш­ләү нә­тиҗәсе. Мисалга, хезмәт­кәр­ләр арасында фатирлар бүлү һәрвакытта һәр гаризаны төрле яклап тикшерү белән актив утырышында каралган.

“Белгечләребез тарафыннан безнең материалдан буада җәяүле күпере, пристаньга баскыч эшләнелде, чиркәүне торгызуда, Свердлов урамындагы мәчетне төзүдә ярдәм күрсәтелде. Оешма хисабына “Сельхозтехника”дан алып  ашлык кабул итү пунктына кадәр яктырткычлар белән тротуар ясалды, – ди Юрий Сәитович. – “Сельхозтехника”га җитәкчелек иткән еллар минем өчен иң нәтиҗәле, әмма шул ук вакытта сәламәтлек өчен авыр еллар булды. Тормышымдагы максатым үтәлде, дип саныйм”.

Хезмәт ветераны, Тәтеш шә­һәренең Мактаулы гражданины, ТР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Юрий Мөхәммәтшин төрле медальләр, ТАССР хөкүмәте, авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Татсельхозтехника”лар, шулай ук партия район комитеты һәм район администрациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

фото предоставлено Юрием Мухаметшиным
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев