Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Техникаларның төзеклеге район үсешенең уңыш нигезе булган

Тәтеш районы “Сельхозтехника” оешмасы язгы кыр эшләренә ел саен 250 трактор, йөздән артык дизель һәм автомобиль двигателе әзерләгән.

(Тәтеш, 24 апрель, «Тәтеш таңнары») Предприятиенең ремонтлау остаханәсенә тәтешле Владислав Горшков 30 елга якын җитәкчелек иткән.

Богдашкинода туган Владислав Горшков балачактан ук техникага тартылган, унъеллыкны тәмамлагач, авыл егете авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына документлар тапшырган.

Инженер-механикны бил­геләнеш буенча Тәтеш районы “Сельхозтехника” оешмасына ремонтлау остаханәсе технологы булып эшкә кабул итәләр. Владиславны бер елдан соң армиягә чакырып алалар, Камчаткага эләгә. Солдат анда да үз һөнәреннән аерылмый, механикалаштырылган частьтә инженер булып хезмәт итә. Ә демобилизацияләнгәннән соң, янә үз коллективына килә. “Әмма миңа ремонтлау остаханәсе мөдире вазифасын тәкъдим иттеләр, – ди Владислав Кириллович. – Баштарак, әлбәттә, булдыра алырмынмы дип шикләндем, тәҗрибәле остазлар – идарәче Юрий Сәидович Мөхәммәтшин һәм оешманың баш инженеры Петр Михайлович Лазаревның зирәк киңәшләре ярдәм итте”.

Үз эшенең белгече үткән елларга кайтып, аның тормышында бу иң яхшы еллар булды, дип раслый. “Эш гөрләп торды, ремонтлау остаханәсендә төрле профильдәге һәм югары дәрәҗәдәге чын профессионаллар булган 45 кеше бар иде, – ди хөрмәт һәм горурлык белән хәзерге пенсионер. – Без, вакыт белән хисаплашмый, һәрвакытта алдынгылыкта булдык, йөкләмәне вакытыннан алда үтәргә тырыштык, бөтен районны үстерү безгә бәйле булуын, арттыруларсыз, аңладык. Безнең предприятие базасында зона, рес­публика семинарлары узды, без хезмәттәшләр өчен үрнәк булдык” .

Владислав Кириллович шундый вакытларны да кичергән: югарыдан күрсәтмә булган – халык куллана торган товарлар җитештерү, кадаклар, челтәр-рабица эшләп чыгара башлаганнар, сүз уңаеннан, ул шәһәр буасының култыксаларын озак бизәп торган, шулай ук дермантиннан ясалган хуҗалык сумкалары, тәтешлеләрдә ул җиңеллеге һәм ныклыгы ярдәмендә киң кулланылыш белән файдаланылган.

Еллар сизелми узган, Владислав Кириллович аны җылы­лык белән искә төшерә, шулай ук хәзер дә, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кеше булса да, ул аралашудан мәхрүм ителмәгән – балалары һәм онык­лары аның турында кайгырта, ярдәм  итә. Әле тагын ул район гәҗитеннән шәһәрдәге  һәм райондагы яңалыкларны белеп тора. “Киләсе елга миңа 75 яшь тула, – ди производство ветераны. – Яшисе һәм барлык тәтешлеләр белән бергә матур үзгәрешләргә сөенәсе килә”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев