Тәтеш музее фонды 1958 елда ВЛКСМның 40 еллыгына комсомол тарихы буенча коллекцияләр белән тулыланды
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Тәтеш музее фонды 1958 елда ВЛКСМның 40 еллыгына комсомол тарихы буенча коллекцияләр белән тулыланды

Нигездә болар – документаль һәм фотоматериаллар.

(Тәтеш, 15 апрель, «Тәтеш таңнары») Әлеге вакытта тапшырылган әйберләр арасында Бөек Ватан сугышы чорындагы үзенчәлекле экспонатлар була: танк гаскәрләре гвардиясе подполковнигы, Тәтеш өязе Степановка авылында туган Александр Андреевич Разуваловның шәхси әйберләре – фронттагы шлемы, кыр планшеткасы, 1941 елның 6 ноябреннән 301нче гаубица артиллерия полкы штабыннан “Германия фашистлары белән сугышта аерым каһарманлыгы өчен” дип исемләп язылган сәгать белән аның бүләкләнүе турындагы таныклык; фронт шинеле, баш киеме, Советлар Союзы Герое Н. П. Ивановның погоннары.


Нет комментариев