Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Тәтеш “Сельхозтехника”сының яшәеше вакыйгаларга бай булган

---------

(Тәтеш, 24август, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина).  “Коллектив райондагы һәм шәһәрдәге барлык чараларда актив катнашты, азык, яфрак-азык әзерләүдә, шәһәрне төзекләнде­рү өмәләрендә эш­ләде”, – дип искә ала районның элекке “Сельхозтехника” җитәк­чесе Юрий Мөхәммәтшин. Районда ел саен ­уздырыла торган иҗат отчетларында үзеш­чән сәнгатьтә катнашучы­лар коллективының мәдә­ни­ят йортында ясаган чыгышы зур кызыксыну белән, заллар тулы килеш үткән. Бәйрәм демонстрацияләрендә “Сельхозтехника” колоннасы иң зурысы һәм матур бизәлешлесе булган. Оешманың машина паркы, йөкләр ташу күләме һәм аларның күрсәткечләре елдан-ел үсеш ­алган. Район “Сельхозтехника”сының автотранспорт коллективы 1976 елда югары казанышлары өчен “Россельхозтехника”ның күчмә Кызыл Байрагына лаек булган. “Шәһәрдәге барлык пред­приятиеләр дә безнең транспорт хезмәтләреннән файдаланды. Әйтергә кирәк, партия район комитеты секретаре Альберт Халие­вич Губашев йөкләмәсе буенча “Сельхозтехника” ярдәме белән ату стенды бинасы тулысынча төзелде: төзелеш материалларын безнең машиналар ташыды, бер кран әлеге төзелешкә беркетелгән иде, өстәвенә әле, безнең оешма аны кирәкле металл һәм башка материаллар белән тәэмин итте”, – дип сөйли Юрий Сәитович.

фото предоставлено Юрием Мухаметшиным

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев