Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә  “Татарстан мирасы” программасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә “Татарстан мирасы” программасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде

Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Татарстан мирасы” программасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Татарстан мирасы” программасы буенча башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әлеге программаның максаты: гаиләгә, Татарстан Республикасына, туган як тарихына, мәдәниятенә, хәзерге тормышына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; әйләнә-тирә дөньяның, анда үз урыныңның кыйммәтен, бөтенлеген һәм күптөрлелеген аңлау; милли казанышлар, ачышлар, җиңүләр өчен горурлык хисе тәрбияләү.


Нет комментариев