Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Тәтеш ягы тарихы музее тормышыннан кызыклы фактлар

Тәтеш ягы музее директоры Р. Земскова 1969 елдан 1973 елга кадәрге үзенең “Музей һәм яшьләрне тәрбияләү” язмасында (район “Авангард” гәҗите, № 14, 1970 ел 31 гыйнвар) болай дип яза: “Тәтеш музее Татария АССРның 50 еллыгына әзерләнеп, туган якны өйрәнү буенча шактый эшләр башкара.

(Тәтеш, 17 апрель, «Тәтеш таңнары») Музейда булганакти в эшчәнлеге төрле материаллар җыюда катнаша. Музей фондына кызыклы шактый күп әйберләр китерелде. Алар арасында гражданнар сугышында катнашучыларның фоторәсемнәре, аларның шәхси әйберләре һәм башкалар бар. Совет вакытын чагылдырган бүлекләрне алга таба киңәйтү ниятләнә. Музей төрле фотосурәтләр, плакатлар, значоклар, карталар, жетоннар, мандатлар, киемнәр, документлар, грамоталар, вымпеллар, көнкүреш әйберләре , исемләнгән бүләкләр һәм башкаларны кабул итүне дәвам итә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев