Тәтешле ТРда  төзелеш  инновацияләрен үзләштерүчеләрнең берсе булган
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Тәтешле ТРда төзелеш инновацияләрен үзләштерүчеләрнең берсе булган

Һәркемгә дә кешеләргә истәлек буларак шәһәрләр бүләк итеп яшәргә язмаган.

(Тәтеш, 9 июнь, "Тәтеш таңнары").  Хезмәт ветераны, ин­женер-төзүче Валерий Леоненко Татарстанда беренчеләрдән булып монолит йорт төзүне үзләштергән.

Тәтештәге 1нче урта мәктәп чыгарылышы Казанда һәм Яр Чаллыда заманча биналар, корылмалар төзелешендә катнашкан. Валерий Әнвәр улы Универсиада Авылында күп торак йортларны, объектларны, һәркемгә дә билгеле булган, халык телендә Чәшкә дип йөртелүче, үзенчәлекле “Казан” гаи­лә үзәген, арбитраж суд, Татарстан башкаласындагы “Казан-Арена” биналарын торгызуда үз өлешен керткән. Бүгенге көндә ул пенсиядә, шулай булса да эшләвен дәвам итә. “Мин Тәтештәге 1нче урта мәктәп укытучыларына безгә тирән белем биргәннәре өчен рәхмәтле һәм аларның безгә тормышта кирәге чыкты”, – ди ул.

 


Нет комментариев