Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Утырышта катнашучылар ТатЦИК Президиумын сайлау мәсьәләсен караган

Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы советларының беренче корылтае 1920 елның сентябрендә узган.

(Тәтеш, 28 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген Автоном Татар Социалистик Совет Республикасының Халык Комиссарлары Советы – республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

1920 елның 27 маенда гамәлгә куелган “Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы турындагы” Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты декреты буенча дәүләт хакимияте аппараты җирле депутатлар советы, Үзәк башкарма комитет һәм Автоном Татар Социалистик Совет Республикасының Халык комиссарлары советы төзелгән.

1920 елның 26-27 сентябрендә Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы советларының беренче корылтае узган. Анда Автоном Татар Социалистик Совет Республикасының Үзәк башкарма комитеты сайланган. ТатЦИКның беренче пленар утырышы егерме сигезенче сентябрьдә булган. Утырышта катнашучылар ТатЦИК Президиумын сайлау мәсьәләсен караган, шулай ук очрашуда республиканың беренче хөкүмәте булган.  Халык комиссарлары советы оештырылган, аның составына 15 кеше кергән. Беренче рәис итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев