Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Үз эшенә гашыйк Тәтеш “Кулибины”

Пионерлар йорты педагогы Николай Леонтьев игелекле шәкертләренең хәтерендә мәңгелеккә уелып калган.

(Тәтеш, 19 июнь, "Тәтеш таңнары").  Никал Саныч – совет вакытындагы малайлар һәм кызлар туристлык, аннары фото- һәм судно модельләре түгәрәге җитәкчесен нәкъ тә менә шулай дип атап йөрткәннәр.

Николай Александрович 1920 елда ТАССР Тәтеш кантоны Җиде Чишмә авылында туа, ә 1 елдан алар гаиләсе Тәтешкә күченә. Балачагында, яшүсмер чагында ук дуслары белән бергә саллар ясаганнар, аларга утырып Идел буйлап йөзгәннәр. 

Мәктәптән соң, Казан ­авиация инс­титутына укырга кергән, әмма аны тә­мамлый алмаган – армиягә чакырганнар. Ә аннары – сугыш, шуңа күрә өйләренә 7 елдан соң кайткан. “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Бүләкләү кәгазендә болай диелгән: “Төп моторларның  ремонтлау сыйфатын арттыру һәм тизләтү, эчке яну двигательләренең клапаннары механик рәвештә йөрсен өчен станок уйлап тапты... Иптәш Леонтьев башкарган икенче җайланма – бу эчке яну гильзасын шомарту. Әлеге җайланмалар өчен барлык аппаратура кулдан эшләнде”.

Николай Александрович һәр­даим нәрсәдер уйлап тапкан. Аның кызы Лилия Чернова үзләренең җир кишәрлегендә су насосының башкалардан алдарак барлыкка килүен әйтә, ә менә педагог яшәгән йортны тәтешлеләр әлегә кадәр “пыя­ла түбәле йорт” (пыяладан эшләнгән чормада ул рассадалар үстергән) дип йөртәләр. “Әти кырыс кеше иде, тәртип яратты һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барды”, – дип искә ала ул. 

Николай Леонтьев пионерлар йортында 26 ел хезмәт куйган, биредә аның хатыны Лидия Геор­гиевна да озак еллар эшләгән. Аны һәрчакта да хезмәтенә иҗади якын килүе аерып торган. Шәкертләре белән 3 катамаран ясаганнар: берсен, иң кечкенәсен – фанердан, өченчесен, иң зурысын – пенопласт “мендәрдән”. Ул хәтта кечерәк сәяхәткә дә чыдаган – Зөя буйлап Ульяннан алып Казанга кадәр, ә аннары Идел буйлап Тәтешкә кадәр уңышлы йөреп чыккан. “Катамараннарның конструкциясен Николай Александрович үзе эшләде. Казандагы авиа­ция заводында үз акчасына авиа­ция фанерын юнәтте, пенопласт өчен берничә тапкыр Тольяттига барды. Соңгы катамаранны ясаган вакытта пенопластны беркетү өчен хәтта шырпылар да (берничә мең) кулланылды”, – дип искә ала хезмәттәшләре. Ата-аналар балаларының пионерлар йортындагы Никал Саныч янына баруларын белгәч, тынычлап торалар иде”.  Николай Александрович баш­лангычындагы судно модель­ләре ясау түгәрәгенә йөрүчеләр бәйгеләрдә берничә тапкыр призлы урыннар яулаган, ә 1968 елда Татария АССРның яшь уйлап табучылары арасында беренчелекне алган. “Леонтьев – ул бөек педагог! Ул яшь диңгезче, моторлы катерлар модельләрен ясау, фотография түгәрәкләрен алып барды. Катамараннарда без походларга йөрдек, утрауга бара идек. Ул мәктәп укучыларын фоторәсемгә төшерергә өйрәтте, аны пионерлар йортында ясадылар. Без аны барыбыз да бик яраттык”, – дип яза Марина Сахарнова. 
Әгәр шәкертләре педагог хакында хәтерлиләр икән, укытучы үзенең укучылары күңелендә яшәвен дәвам итә, димәк, ул яхшы остаз булган. Николай Александрович 1987 елда вафат булган, шулай да тәтешлеләрнең йөрәгендә үзе хакында иң якты, иң матур хатирәләр калдырган.

рәсемдә: Николай Леонтьев (уртада) үзенең шәкертләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев