Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Авылдашлары аны хөрмәт иткән

Алабирде җирлегендә яшәүчеләр Рөстәм Гыймрановны ихтирам сүзләре белән искә ала.

(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). Рөстәм Шәйхулла улы 1958 елның 11 сен­тяб­рен­дә Алабирде авы­лын­да туган.­  

Шушы җир­лек­тә­ге мәктәптә башлан­гыч­ сыйныф­ны укып, Ям­бак­ты­да сигезьеллыкны­ тәмамлаган. Шуннан соң, яшүсмер егет Монастырскийдагы һөнәр училище­сында механизаторлык белгечлеге алган һәм 17 яшеннән тракторчы булып эшли башлаган. Ул һәрбер яшь егет кебек, ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайткан, һәм яраткан эшен дәвам иткән. Колхоз идарәсе Рөстәм Шәйхулла улының тырыш  хезмәтен югары бәяләп, аны шул чактагы “Россия” колхозының Алабирде бүлекчәсенә трактор бригадасы бригадиры итеп билгеләгән. Җитәкчелек әлеге хезмәтендә дә аның эшләү осталыгын күреп, управляющий итеп куйган. Тормышында ферма мөдире, янә управляющий булып эшләгән вакытлары да булган. 

Кодрәтле белгеч колхоз­ның уңышларына үзеннән өлеш кертеп, бар күңелен биреп, үзенең шәхси ­вакыты белән дә санлашмыйча, иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйган. Ул вакытларда үсемлекчелектә дә эшләр җайга салынган. Авылдашларына һәр яклап булышырга омтылган. Алабирделәр әйтүенчә, ул киң күңелле, ярдәмчел, үзенә карата таләпчән, мәрхәмәтле булган. 
Рөстәм Шәйхулла улы Гыймранов 2021 елның 3 мартында вафат булган.


 Билал Гыймранов, туганы: 
– Рөстәм белән без дуслар идек. Бер сыйныфта укыдык. Колхозда бергә эшләдек. Мин ул чакта – агроном, ә ул механизатор һәм трактор бригадасы бригадиры булып эшләде. Механизатор буларак, колхоз идарәсе аңа иң җаваплы эшләрне ышанып тапшырды. Ул үзенең хезмәте ­барышында авыл кешеләренә мөмкин кадәр булышты.  Кирәк ­чакта техникасын да бирде, терлекләргә азык әзерләгәндә печән һәм саламын да капка төбенә кадәр китереп бушаттыра иде. Намуслы, хезмәт сөючән кеше, яхшы гаилә башлыгы, әти һәм ир булды. Минем күңелдә ул мәрхәмәтле авылдаш, туганым, сыйныфташым буларак саклана.

Ваһап Гарифуллин, мәктәп директоры: 
– Рөстәм Шәйхулла улы турында бары тик олы хөрмәт белән сөйли алам. Шәхсән үзем мәктәп директоры буларак, аңа управляющий чагында күп мөрәҗәгать итәргә туры килде. Беркайчан каршы килмичә, һәрчак булышты, кулыннан килгән кадәр ярдәм итте. Бар гомерен хезмәткә багышлаган тырыш кеше иде ул.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев