Чекмарев Петр Александрович
Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклының ахыры.
(Тәтеш, 7 март, “Тәтеш таңнары"). РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РАН академигы Чекмарев Петр Александрович 1961 елның 19 июнендә Кайбыч районы Олы Подберезье авылында туа. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Агроном-орлыкчылык белгече, “Подберезье” колхозы рәисе урынбасары һәм рәисе, ТР Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты, Тәтеш районы администрациясе башлыгы, Агросәнәгать корпорациясе генераль директоры булып эшли, халык депутатларының Тәтеш район Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты бүлеге начальнигы, директор урынбасары, директоры булып хезмәт куя.
Бүгенгесе көндә Чуашия Республикасы МК рәисе урынбасары – Россия Президенты каршындагы Чуашиянең вәкаләтле вәкиле вазифасын били. АПК мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәте комиссиясе әгъзасы.
“Россия халыклары мирасына өлеш керткән өчен” медале белән бүләкләнгән.
2015 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
Олег Евсеев материаллар буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев