Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Чершинцев Валерий Сергее­вич

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары). 
ТРның атказанган юрис­ты Чершинцев Валерий Сергее­вич 1962 елның 8 августында Буада туа. 
Алабуга махсус милиция урта мәктәбен, СССР Эчке эшләр министрлыгының ­читтән торып югары юридик мәктәбен, РФ Эчке эшләр министрлыгының Идарә академия­сен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтын тәмамлый. Эчке эшләр органнарында хезмәт итә.   
Яшьләр эшләре һәм спорт, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар белән үзара ярдәмләшеп эшләү буенча Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре хакимияте башлыгының урынбасары, башлыкның беренче урынбасары, ТР Алабуга районы башлыгы вазифасын башкаручы, җитәкче урынбасары, Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе, Тәтеш муниципаль районы башлыгы булып эшли. Хәзерге вакытта – ТР Менделеевск муниципаль районы башлыгы.
“Җәмәгать тәртибен сак­лау буенча яхшы хезмәт өчен”, III дәрәҗә “Мактауга лаек хезмәт өчен”, “Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгына 200 ел”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре белән бүләкләнә.
2014 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.

Олег Евсеев материаллары буенча язылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев