Демина (Якимова) Светлана Александровна
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш ягының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Спортчы (стендка ату), СССРның атказанган спорт мастеры Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Демина (Якимова) Светлана Александровна 1961 елның 18 апрелендә Вологда өлкәсендә туа. Волгоград физкультура институтының Казан филиалын тәмамлый. “Урожай” олимпия резервының Тәтеш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте.
Күп тапкырлар чемпион, СССР (Россия) чемпионатларының, стендка ату буенча шәхси һәм команда беренчелекләренең, Европа һәм дөнья чемпионатының көмеш, бронза призеры. 2000 елның Олимпия уеннары көмеш призеры. СССР, Россия һәм дөнья кубогына ия була, дөнья рекордчысы.
Светлана Демина – “Урожай” ДСОның Татарстан Советы тренеры, физик культура һәм спорт буенча ТАССР Дәүләт комитетының физик культура һәм Тәтешнең стендка ату буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе инструкторы була.
1993 елдан спортчы физик культура һәм спорт буенча ТР Дәүләт комитеты инструкторы, 2001 елдан – ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы. Хәзерге вакытта стендка һәм пуля белән ату буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе тренер-укытучысы.
2001 елда “Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
Олег Евсеев материаллары буенча язылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев