Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Дубровский ­Александр Владимирович

Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклының ахыры.

(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары"). СССР Сәламәтлек саклау отличнигы, ТАССР, РФның атказанган табибы, фәннәр һәм техника буенча ТР дәүләт премиялә­ре лауреаты, ТР Сәламәтлек сак­лау легендасы – 2018, ТР Сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы ветераны Дубровский ­Александр Владимирович 1946 елның 8 мартында Чуашия АССРның Ядрино шәһәрендә туа. 

Чабаксарның электр-меха­ника техникумын, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Чабаксардагы тракторларга запас частьләр заводында слесарь, мастер, Тәтеш районы хастаханәсенең табиб-ото­риноларингологы, баш табиб урынбасары, баш табибы, халык депутатлары район Советының Тәтеш башкарма комитеты рәисе урынбасары, Тәтеш районында сәламәтлек сак­лау бүлеге начальнигы, ТР Тәтеш районы башлыгы урынбасары булып хезмәт куйган, хәзерге вакытта Тәтеш районы хастаханәсендә эшли. Халыклар дуслыгы йортына җитәкчелек итә. 11нче чакырылыш РСФСР халык депутаты, РФ Югары Советы (Республика Советы) әгъзасы, халык депутатларының Тәтеш районы Советы депутаты булып тора. ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы, Казах ССРның Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәтләре, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, ТР Президенты Рәхмәте, ­ТАССР, ТР Сәламәтлек сак­лау ми­нистрлыгы, Мордовия Респуб­ликасы Дәүләт комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
2016 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә. 
Олег Евсеев материаллар буенча язылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев