Фазлыев Марат Галимҗан улы
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.
(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”). ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фазлыев Марат Галимҗан улы 1951 елның 10 гыйнварында ТР Тәтеш районы Олы Тархан авылында туа. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. “Татарстан” һәм “Байрак” колхозларында агроном, “Рассвет” колхозында баш агроном, “Авангард” колхозында рәис, Тәтеш районында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, Тәтеш районы агросәнәгать оешмасы рәисе, Тәтеш районы халык депутатлары Советы рәисе, ТР Тәтеш районы администрациясе башлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, “Татсахарпром” генераль директоры, Совет рәисе – шикәр чөгендере җитештерү һәм эшкәртү Ассоциациясе генераль директоры, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры булып эшли.
Ике чакырылыш ТР Югары Советы депутаты, берничә тапкыр һәм хәзерге вакытта да Тәтеш районы һәм шәһәр Советы депутаты булып тора.
Фазлыев Марат Галимҗан улы шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә, ТР агросәнәгать комплексын үстерүгә саллы өлеш кертә.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “РФ халык мәгарифе отличнигы” билгесе, “Россиянең атказанган гражданины” ордены, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, белән бүләкләнә.
2014 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
Олег Евсеев материаллары буенча язылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев