Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Габбазов (Габбасов) Сәет ­Фәй­зрахман улы

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш ягының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

Бөек Ватан сугышында катнашкан, Социалистик Хезмәт ­Герое Габбазов (Габбасов) Сәет ­Фәй­зрахман улы 1925 елның 8 сентябрендә Үтәмеш авылында туа.

Монастырский СПТУын тәмамлый,  Тәтеш районының “Алга” колхозында тракторчы, трактор бригадасы бригадиры була.

Аның җитәкчелегендәге бригада фән һәм алдынгы техника казаныш­ларын даими рәвештә тәҗрибә буларак куллана, игенчелектә югары уңышларга ирешә. Мул иген уңышы өчен Герой исеме бирелә. Сәет ­Фәйзрахман улы КПССның 25нче съезды делегаты була.

Ленин ордены, Октябрь револю­ция­се, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 2001 елда “Тәтеш райо­нының Мактаулы гражданины” дигән исем ­бирелә.
2007 елда Үтәмеш авылында ­вафат була.  

Олег Евсеев материаллары буенча язылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев