Әхмәдуллин Фәрит Исхак улы
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.
(Тәтеш, 8 февраль, “Тәтеш таңнары”). Хезмәт ветераны Әхмәдуллин Фәрит Исхак улы 1944 елның 9 августында Тәтештә туа. Тәтеш районы кошчылык комбинатында – штукатур, МСОда, КВЗның 19нчы цех филиалында, Тәтешнең ремонт-төзелеш участогында, Тәтеш типографиясенең басма цехында (1967-1968 еллар), Урицкий төзелеш-монтаж идарәсендә, ПМК-7дә – Яшел Үзән дәүләт сәнәгать төзелеш фирмасында, Тәтештәге “ТКС” МПМКда, Тәтешнең РОСХТда слесарь – шофер; төзүче, Тәтештәге кошчылык комбинатында бригадир булып эшли. “Хезмәт ветераны” медале, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының күп сандагы грамоталары, дипломнары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
2006 елда “Тәтеш районы һәм Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
2008 елда Тәтештә вафат була.
Олег Евсеев материаллары буенча язылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев